Киләсе сессиядә депутатлар бюджет мәсьәләсен тикшерәчәк

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 29 октябрьдә үткәреләчәк. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 29 мәсьәлә, шул исәптән 18 республика законы проектын һәм 8 федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли. Республика законы проектлары арасыннан 16сы – беренче укылышта, бер закон проекты – икенче һәм тагын берсе – өченче укылышта каралачак.

2021 елга һәм планда каралган 2022, 2023 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты, һичшиксез, көн тәртибендәге төп мәсьәләгә әйләнәчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профильле комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлауларында каралган.

«Республика бюджеты проекты бик катлаулы. Пандемиянең икътисадка йогынтысы зур булып чыкты, бюджетка инде быел ук 30 миллиард сумнан артыграк акча кермичә кала. Шул ук вакытта кешеләргә, бизнеска, сәламәтлек саклау системасына ярдәм итүгә бәйле социаль чыгымнар арта, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа да карамастан, төп финанс законы социаль юнәлешле булуын саклап кала».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзерге вакытта безнең бурыч – керемгә карап яшәү. «Киләчәккә зур өмет-ышанычлар белән карыйм. Без коронавирусны туктата һәм җиңә алачакбыз. Республика, килеп туган шундый шартларда үсеше хакына максатларга ирешү өчен, бөтен көчен бер йодрыкка тупларга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта, республика бюджеты белән беррәттән, 2021 елга һәм планда каралган 2022, 2023 еллар чорына Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проекты буенча фикер алышу да булачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, уналтынчы утырышта җирле үзидарә органнарына 2021 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча Россия вәкаләтләрен тапшыру турында республика законы проектын беренче укылышта карау планлаштырыла. Документ нигезендә, муниципалитетлар сан алучыларны бүлмәләр, транспорт һәм элемтә чаралары белән тәэмин итәргә, кадрлар әзерләргә һ.б. тиеш. Федераль бюджетта бу вәкаләтләрне тормышка ашыруга субвенцияләр күздә тотылган.

Моннан тыш шәһәр төзелеше эшчәнлеге, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, җир асты биләмәләре турында һ.б. республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары да беренче укылышта каралачак. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты – икенче, инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты – өченче укылышта карап тикшерүгә кертелгән.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советының чаралар планы (Татарстан Президентының парламентка Юлламасында урын алган тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча) расланды. Планда 2021 елны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан итү кысасында тиешле чаралар, шулай ук Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышларының төп темалары билгеләнгән.

 

 


Фикер өстәү