Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы йөз белгече 100әр мең сум алачак

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече»конкурсына гаризалар кабул итүне игълан итте. Агросәнәгать комплексының иң яхшы йөз хезмәткәре 100әр мең сум алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурс авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Анда республиканың һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә өч ел эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә. Аерым алганда, болар — «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы начальнигы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм кирәкле документларны 21 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү