Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Мәдәни каләм» беренче республика журналистлар конкурсын игълан итә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы мәдәният темасына язучы журналистлар өчен беренче республика конкурсын игълан итә.

Конкурсның максаты — үзләренең эшчәнлекләрендә мәдәният өлкәсен яктыртучы Татарстан Республикасы журналистларының һөнәри үсешенә ярдәм итү, мәдәният өлкәсенең мәгълүмати үсешенә конструктив йогынты ясаучы журналистларны ачыклау һәм аларны бүләкләү. «Мәдәни каләм» республика журналистлар конкурсының 2021 елдагы Нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Һөнәренә тугры» — Татарстан Республикасы журналистикасында мәдәният темасын үстерүгә өлеш керткән матбугат, радио, телевидение, нәшрият-полиграфия хезмәте ветераннарына һәм медиатармакның атказанган хезмәткәрләренә ике премия;
«Туган авылым» — Татарстан Республикасының авыл җирлегендә мәдәният темасына язучы республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына ике премия;
«Мәдәни блогер» — мәдәният темасына язучы яисә видеороликлар төшерүче Татарстан Республикасы блогерларына ике премия;
«Фокуста мәдәният» — Татарстан Республикасының һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистлары һәм телеоператорларына ике премия;
«Интернет-мәдәният» — Татарстан Республикасы мәдәнияте турында телевизион һәм интернет-проектлар, авторлык программалары тәкъдим итүче массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре һәм журналистларына бер премия;
«Халыкның иң зур байлыгы — аның теле» — Татарстанның республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына ике премия;
«Мәдәнияттә дебют» — Татарстанның республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларының яшь журналистларына ике премия тапшырыла.
Конкурска бер ел дәвамында Татарстан Республикасы ике дәүләт теленең берсендә бастырылган хезмәтләр кабул ителә.
Конкурс ике турда үткәрелә. Конкурска гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, катнашучыларның конкурс эшләре биш эш көне эчендә, бәя бирү өчен комиссия әгъзаларына тапшырыла.
Гаризалар конкурсны оештыручылар тарафыннан почта аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, «Мәдәни каләм» республика журналистлар конкурсына дигән язма белән җибәрү сорала. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 264-73-98, 264-74-38.
Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр юлларга мөмкин.
«Мәдәни каләм» республика журналистлар конкурсына йомгак 2021 ел ахырында ясалачак.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте


Фикер өстәү