Түбән Кама мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак

Кичә, ягъни 12 апрельдә Түбән Кама Җәмыйг мәчетендә Рамазан аенда гына укыла торган тәравих намазының беренчесе укылды.

Бер еллык тәнәфестән соң, мөселманнар моны Аллаһының Рәхмәте дип кабул итте. Ләкин коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять әле үз көчендә, шуңа да тәравих намазы вакытында шуның белән бәйле барлык таләп-кагыйдәләр төгәл үтәлергә тиеш, дип мөрәҗәгать итте мөселманнарга бәйрәм сәламендә имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов.
Быел тәравих намазын Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов укыячак.


Фикер өстәү