Авылга бушлай орлык кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Программаның асылы орлык һәм үсентеләрне халыкка бушлай өләшүдән гыйбарәт. Шулай итеп, республикада яшәүчеләргә 30 тонна орлык суганы, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кило кызыл чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентесе биреләчәк. Бу авыл хезмәтчәннәренең үзмәшгульлеген булдыруга, азык-төлек муллыгына ирешүгә ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк.

Орлык белән «Татпотребсоюз» кооперативлары һәм район кулланучылар җәмгыятьләре тәэмин итәчәк. Авыл кешеләре үстергән уңышны алга таба алар үзләре үк сатып алачак. Орлыклар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бүлеп бирү өчен, республика районнарына тапшырылган да инде. Үсентеләр бераз соңрак – май аенда җибәреләчәк. Орлык алу өчен 8 (843) 221-77-72 телефоны аша шалтыратырга яки район башкарма комитетына, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү