Татарстанда 826, 9 т гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 826,9 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Сарман (88 т), Балык Бистәсе (60 т), Балтач (59,2 т) районнары алып тора. Шулай ук Арча районы (58 т), Саба районы (43 т), Әтнә һәм Чирмешән районнары (40 шар т), Теләче районы (35 т), Чүпрәле районы (32,3 тонна), Буа районы (30 т), Зәй һәм Апас районнары (25шәр т) зур активлык күрсәтте.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак, суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Искәрмәләр дә булды: мәсәлән, Аксубай һәм Сарман районнарында мөселман эшкуарлары гошерне – бөртекле культуралардан, ә Лаеш мөхтәсибәтендә оннан чыгарды. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды һәм “Апрель” тернәкләндерү үзәкләре, “Приют человека” проекты), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары, интернат-мәктәпләр, мөхтәсибәтләр һәм мәчетләр каршындагы социаль ашханәләр), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел гошернең бер өлеше (бәрәңге) махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга юлланды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 500 аз керемле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез…” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнары дини тормышына кире кайта башлады.

Шулай итеп, татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда 1377,34 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.


Фикер өстәү