«Зәкят» хәйрия фонды бу атнада мохтаҗларга өч тонна яшелчә тараткан

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды гошер сәдакасын таратуны дәвам итә. Бу атнада 3 тонна яшелчә Татарстанның Чирмешән (Лашман авылы) һәм Балтач районы мөхтәсибәтләре тапшырды.

ТР Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, бәрәңге, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер һәм кабачки күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм авыру кешеләргә — барлыгы 80 гаиләгә өләшенде. Акция дәвам итә.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора. Аларның барысына да — күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә — гошер тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.


Фикер өстәү