Билне кысып буар чак: Татарстаннан 3 меңләп егет армиягә китә

Армия – чын ир-егет булып кайтырга, алдагы тормышка план корырга, үз-үзеңне аңларга өйрәтә торган җирләрнең берсе. Күптән түгел армия сафларында хезмәт итеп кайткан баянчы, музыкант Ильяс Фәрхуллин шулай ди. Мәскәү өлкәсендә Хәрби диңгез флотына буйсынган элемтә гаскәрендә хезмәт иткән ул. «Хәрби хезмәттән күзем ачылып кайтты дисәм, ялгыш булмас. Киткәнче дә үз фикерем бар иде. Үз тормышың өчен үзең җаваплы икән дигән фикер канга сеңеп кайтты», –  ди Ильяс.

Кичә Россиядә көзге чакырылыш башланды. Быел Татарстанда көзге чакырылышта 3 меңләп егет армия сафларына озатылачак. Россия күләмендә исә 127 мең егет солдатка китәчәк. Хәтерләсәгез, яз көне ил буенча 134 мең егет хәрби хезмәткә алынган иде.  Быел республикадан солдатка алынган егетләрнең күбесе (37 процент) Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 14 проценты – Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә, 11 проценты Хәрби диңгез флотында хезмәт итәчәк, 11 проценты – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, 10 проценты Хәрби һава көчләренә һәм башка частьларга озатыла. 40лап солдат альтернатив хезмәткә барачак. Югары белемле, фәнни эш белән шөгыльләнгән 10 егет хәрби ротага озатылачак. Көзге чакырылышта армия сафларына алынган егетләрнең беренче төркеме 15 октябрьдән соң юлга чыгачак.

«Үзәк хәрби округ командаларына солдатлар сайлауга аеруча зур игътибар бирелә. Бирегә яхшы әзерлекле, нерв һәм психик сәламәтлеге тотрыклы булган егетләр генә җибәрелә», – диде кичә журналистлар белән очрашуда Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин. Яшерен-батырын түгел, хәрби җитәкчелек аеруча зур игътибар биргән әлеге частьтан соңгы арада бер-бер артлы хәвефле хәбәрләр килеп кенә тора. Берничә көн элек биредә хезмәт иткән бер солдат үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр шушы ук частьтан тагын бер солдат качкан иде. Алдагы көнне генә янәшәдәге урманнан аның мәетен табып алдылар. Баласын армия сафларына озаткан, озатырга җыенган, гомумән, ир бала үстерүче һәр ата-ана мондый хәбәрләрдән соң ут йотып яши.

«Үз малаең армиягә киткәч, мондый хәбәрләр гел колакка керә икән ул. Аларны йөрәккә якын алмаска тырышабыз. Барысы да яхшы була күрсен», – ди Арча районының Күпербаш авылында яшәүче Лилия Мөхәммәтҗанова. Аларның уллары Ранил Ростов-на-Дону шәһәрендә хезмәт итә. Программист белгечлеге буенча Арча педагогия көллиятен тәмамлаган егет дипломны яклауга ук үз теләге белән хәрби бурычын үтәргә киткән. «Дипломын әтисе белән икебезнең туган көнебездә икәүләшеп барып алдык. Улыбыз безгә шундый бүләк ясады», – дип искә алды ул көннәрне Лилия ханым.

Көзге чакырылышка багышланган матбугат конференциясендә катнашкан Казан хәрби гарнизоны прокуроры Сергей Баженов бу уңайдан халыкны тынычландырырга ашыкты. «Үзәк хәрби округ буенча проблемалар юк. Һәрхәлдә, безгә ниндидер хәбәрләр килгәне юк. Солдатларыбыз хәрби бурычын намус белән башкара», – дип белдерде ул.

Коронавирус хәрби хезмәткә чакырылыш эшенә дә үзгәрешләр кертте. Башка еллардан аермалы буларак, солдатларның җыелу пунктында «Ачык ишекләр көне» оештырылмаячак. Татарстанның хәрби комиссары исә, биредә бар да тәртиптә, дип ышандырды. Чакырылыш алдыннан солдатларның җыелу пункты бинасына косметик ремонт ясалган.

– Хәрби хезмәткә китүчеләр арасында ковид йоктыру очракларын кисәтү өчен барысын да эшлибез. Медицина постлары эшли, кулларны антисептик белән чистарту мөмкинлеге тудырылган. Солдатларга битлекләр таратылачак. Алар аны һәр 2–3 сәгать саен алмаштырып торырга тиеш булачак. Температурасы 37дән югарырак булган егетләр хәрби комиссариатка да, җыелу пунктларына да кертелми. Аларны  дәвалану өчен кире өйләренә кайтарып җибәрәчәкбез. Бу чакырылышта тулысынча терелеп өлгермәсәләр, алар хәрби хезмәткә киләсе чакырылышта барачак, – дип ачыклык кертте Сергей Погодин.

Җыелу пунктлары белән казармалардагы бүлмәләр көн дәвамында җилләтелә, аларга көненә ике тапкыр дезинфекция ясала икән. Егетләрне хезмәт итәчәк урыннарына илтеп җиткерәчәк поезд вагоннары да зарарсызландырылачак. «Җыелу пунктына килгәнче егетләр коронавируска ПЦР-тест тапшырырга тиеш. Җыелу пунктына килгәч, алар кабат тест тапшырачак. Коронавируска тестлары тискәре булган егетләр генә хәрби хезмәткә озатылачак», – ди Сергей Погодин.

Армия сафларына китүчеләргә елдагыча кәрәзле телефон белән банк картасы да тапшырылачак. Аңа ай саен 2 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сумны тәшкил итә. Банк картасына солдатның ата-анасы да акча күчереп тора ала.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү