Иркенәю нәтиҗәсе: коронавирус таралу сәбәпле, яңа чикләүләр кертергә мөмкиннәр

Элеккегеләре үтәлмәсә, яңалары өстәләчәк. Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, яңа чикләү чаралары кертү хакында уйлана башлаганнар. Хәер, төгәл карарга килү өчен вазгыятьне анализлау кирәк. Әлегә анысы да куандыра торганнардан түгел…

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 63кә җиткән. Республика буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, хәзер күзәтелгән вазгыять киеренке кала бирә һәм борчуга сала. «Соңгы дүрт атна дәвамында авыручылар саны үсә. Һәр яңа атна саен сырхаулар саны 10 процентка күбрәк теркәлә», – диде идарә башлыгы.

Моңа өстәп кискен респиратор вирус авыруларын йоктыручылар да арта. Бер атна эчендә Татарстанда шундый 27 мең очрак теркәлгән.

Кискенләшкән вазгыять яңа чикләү чараларын кертүгә этәрмәсме? Марина Патяшина да, бу хакта уйлыйбыз, ди.

– Бу хакта фикер алышабыз. Киләсе атнада билгеле булыр дип уйлыйм. Атналык вазгыятькә тулы анализ кирәк әле. Кемнәр күбрәк авырый, шуларны ачыклыйсы бар, – диде идарә башлыгы. – Бездә массакүләм чараларда катнашучы кешеләр саны чикләнгән, бина эчендә – 100, тышта 200ләп кеше булырга мөмкин. Хәзерге вазгыять исә андый чараларны үткәрүне күчереп торуны таләп итә.

Замана зәхмәтенә каршы вакцина ясату мәсьәләсенә килгәндә, белгечләр аның акрын баруына борчыла.

– Узган елның сентябре белән быелгысын чагыштырсак, кагыйдә бозучылар саны 2,5 тапкыр артты. Иркенәйдек, ардык дигәннәре шушыдыр инде. Тик бу иркенәю борчуга сала, чөнки вакцина ясатучылар аз, – диде Марина Патяшина. Идарә башлыгы студентлар арасында – нибары 21, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең 23 проценты гына прививка ясатуын белдерде. Мәгариф, социаль, медицина тармагында эшләүчеләрнең коллектив иммунитеты исә – 60–80 процент.

Татарстан буенча коронавируска каршы вакцина ясатучылар саны 1084698 кешене тәшкил итә. Икенче дозаны 953968 кеше алган. Кабат вакцина ясатучылар саны – 14 меңләп. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, бу күрсәткеч бик кечкенә, ди.

– Әгәр сез гыйнвар-февраль аенда бер тапкыр прививка ясаткан булсагыз, аны кабат ясату турында уйларга кирәк. Үз тәҗрибәгездә вакцинаның нәтиҗәлелеген күрдегез, зыян китермәвенә инандыгыз бит, – диде ул.

Министр урынбасары сәламәтлек саклау тармагы җилкәсенә төшкән йөкнең дә зур булуын әйтте. «Вазгыять киеренке. Эш бер минутка да туктамый. Медицина хезмәткәрләре кулыннан килгәнен барысын да эшли. Республика буенча җәелдерелгән ятаклар саны җитәрлек күләмдә, запас бар», – диде Владимир Жаворонков.

Иркенлек тою җаваплылыкны киметергә тиеш түгел. Министр урынбасары шундый фикердә һәм халыкны аң булырга чакыра.

– Коронавирус белән яшәргә күнегү – ул әле уяулыкны киметү түгел, ә  тормышка яңа гадәтләр кертү дигән сүз. Шул ук битлек кию, социаль дистанция саклау, – диде Владимир Жаворонков.


Фикер өстәү