Татарстан тәҗрибәсен Дубайда да беләләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (Дубай) эш сәфәре белән килде. Биредә республика җитәкчесе «Экспо – 2020» Бөтендөнья күргәзмәсендәге Россия павильоны ачылышында катнашты.

Искәртеп узыйк: «Экспо» халыкара күргәзмәсе техник һәм технологик казанышларны күрсәтү өчен мәйданчык булып тора. Бу күргәзмә Дубайда  2022 елның 31 мартына кадәр узачак. Быел ул «Акылны берләштереп, киләчәк төзү» дигән шигарь астында оештырыла.

Күргәзмә ачылышыннан соң Президент «Глобаль мәсьәләләрне хәл итүдә ясалма интеллект куллану» темасына фикер алышуда да катнашты. Аерым алганда, бизнес-проектларда һәм Иннополис университетында ясалма интеллект куллану мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

– Республикада Иннополис университеты базасында ясалма интеллект технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла. Алар күп кенә технологик өлкәләрдә һәм икътисад тармакларында сыйфатлы үзгәрешләргә китерер дип ышанабыз, – диде Президент.


Фикер өстәү