Матбугат чараларында Казанда 5 нче автобус кондукторының салоннан инвалид баланы куып чыгаруы, соңыннан аңа сүгенү сүзләре кычкыруы турында мәгълүмат барлыкка килде.
Баланы юл өчен түләргә транспорт картасында акчасы булмаганга куып чыгарганнар.
Алдарак «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлне тикшерәчәк һәм кондукторның гамәлләренә хокукый бәяләмә бирәчәк.