Казанда 23 яшьлек хатын-кыз өч айлык баласын урамда калдырган

Прокуратура Казанда әни кеше өч айлык баланы урамда калдырган дигән мәгълүматны тикшерәчәк.

Массакүләм матбугат чараларында Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызның өч айлык баласын урамда калдыруы турында мәгълүмат пәйда булды. Баланы 24 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Баланы ни өчен урамда калдырдыгыз дигәнгә, әни кеше үзенең авыру баласын карый алмавы турында сөйләгән. Әлеге хатын-кызның тагын 4 баласы бар. Ул балаларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәве сәбәпле полициядә исәптә тора.

Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы әлеге мәгълүматны тикшерә.


Фикер өстәү