Прокуратура ике ел эчендә 47 ятимне тораклы иткән

Ятим балаларны закон буенча тиешле торак белән вакытында тәэмин итү Татарстан прокуратурасы эшчәнлегендә өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, 2020-2021 елларда күзәтчелек ведомствосы ятимнәрне торак белән тәэмин итү таләбе белән судка 58 дәгъва юллаган.

«55 дәгъва канәгатьләндерелде, ике дәгъва буенча, прокурор таләпләрен ирекле үтәп, ятимгә торак бирелү белән бәйле рәвештә, җитештерү туктатылды, тагын бер дәгъва суд эшчәнлегендә кала», — дип аңлатты Руслан Галиев.

Ике ел эчендә прокуратура ярдәме белән Казан, Чаллы һәм Түбән Камада 47 ятим торакка ия булды.

2022 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, республикада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 1035 бала торак алу өчен «чиратта» тора.

2020 елда республика һәм федераль бюджетлардан әлеге максатлар өчен 373 миллион сум бирелсә, 2021 елда бу сан ике тапкыр артык — 840 миллион сум.

«2022 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү максатларында 959 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирү планлаштырыла, шуларның 903,5 миллион сумы — республика бюджетыннан, 56 миллионнан артыгы — федераль бюджеттан», – дип билгеләп үтте Галиев.


Фикер өстәү