Караш башка, эш – шул ук. «Татмедиа» узган ел өчен хисап тотты

Мәгълүмат ташкыны чорында халык бөртектән кибәкне ничек аера? Кайсы матбугат чарасына күбрәк ышана? Әллә инде традицион саналган матбугат төрләренә ясин чыгар чак җиткәнме? Ә почта белән бәйле хәлләр ничегрәк? «Татмедиа» агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында  узган елга нәтиҗә ясадылар.

– Пандемия безне үзгәртте, әмма тормышка, һөнәребезгә булган мөнәсәбәтне үзгәртә алмады. Бер-беребезне кадерли башладык. Вакыйгалар үзәгендә, гел беренче булу теләге кимемәде. Хәтта пандемия дә республиканың актив, вакыйгаларга бай тормышын киметә алмады, – диде «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

2021 ел, мәгълүмати яссылыкта караганда, алай ук начар булмады инде анысы. Матбугат вәкилләренә язма әзерләрлек, сюжет төшерерлек, тапшыру яздырырлык җим күп иде. Коронавирус пандемиясе көн кадагыннан төшмәде, халык санын алу, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, илкүләм проектлар, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дисеңме – 2021 елда шушы темалар күбрәк кузгатылган. Борчуга салган, тетрәндергән вакыйгалар да аз булмады.

Күп нәрсәләр үзгәрсә дә, укымышлы булуыбыз үзгәрмәгән икән. Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, Татарстан әле дә матбугат белән тәэмин ителеш буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Роскомнадзорның бездәге идарәсе мәгълүматлары да моңа дәлил: республикада 725 массакүләм мәгълүмат чарасы эшләп килә. Шуларның 390ы – газета-журналлар, 180 радиоканал һәм программалар, 80 электрон басма, 68 телеканал, 7 мәгълүмат агентлыгы. Республикада 1 мең кешегә 213 данә вакытлы матбугат туры килә. Чагыштыру өчен: ил күләмендә бу күрсәткеч 74 кенә.

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» базасында эшләп килүче күп кенә онлайн проектларның («ТатарстанДа», «ТатарстанNews», «Татмедиа Junior») уңышка ирешүләрен дә билгеләп үтте. Шулар бәрабәренә социаль челтәрләрдән файдаланучылар санын да арттырганнар. Замана үз таләпләрен куя инде ул: интернет киңлекләрен сыйфатлы медиапродукт (бигрәк тә татар телендә!) белән тәэмин итү ихтыяҗы елдан-ел кискенрәк килеп баса. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк дип вәгъдә бирделәр.

Сүз уңаеннан, Цифрлаштыру елына аяк басуыбызны исәпкә алып, коллегиядә Татарстанда барлык теле- һәм радиоканалларның бердәм цифрлы платформасы барлыкка киләчәген хәбәр иттеләр. Моңа өстәп, «Дәүләт секторында цифрлы коммуникацияләр: киләчәк бурычлары» бөтенроссия форумын оештыру күздә тотыла. Шулай ук газета-журналларның цифрлы архивын булдырырга исәп. Бу басма мәгълүмат чарасының гомерен дә озынайтачак: электрон киңлектә кәгазь саргаймый, тузмый бит!

Онлайн сүзен күп куллана башласак та, традицион мәгълүмат чарасы саналган төбәк телевидениесе интернеттан икеләтә алдарак бара икән. Сораштырулардан күренгәнчә, кешеләрнең 80 проценты телетапшырулар белән дус. Хәбәри интернет-ресурсларга сораштыруда катнашучыларның 45 проценты гына мөрәҗәгать итә, ди. Шул ук вакытта 84 проценты интернетны күңел ачу яисә белешмә мәгълүмат эзләү максатыннан куллануын әйткән.

Утырышта җитешсезлекләргә дә тукталдылар. Алары исә яңалык түгел. Хат ташучылар җитмәү күпчелек район редакцияләренең баш бәласе. Сораштырулар күрсәткәнчә, Лаеш, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә, Менделеевск, Питрәч районнарында почтальоннар җитми, ә Минзәләдә дистәләгән авылга бер почтальон хезмәт күрсәтә. Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Ютазы, Тукай районнарында кайбер почта бүлекләре бөтенләй эшләми – ябылган. Кама Тамагында алты зур торак пунктта элемтә бүлекләре юк инде.

Тираж мәсьәләсенә килгәндә, «Татмедиа» җитәкчесе сүзләренчә, үзәк, республика, шәһәр һәм район басмаларына язылу, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимрәк. Шулай да тиражның кискен кимүенә юк куймаганнар. Моның өчен Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Дәүләт Советына рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренчә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре өчен матбугатка яздыру оештырылган.

Кадрлар кытлыгы бу тармакка да хас. Айдар Сәлимгәрәев чыгышыннан аңлашылганча, медиа юнәлеше буенча белем алганнарның яртысыннан азрагы гына үз белгечлеге буенча эшкә урнаша.

– 2021 елда Казан югары уку йортлары 296 белгеч әзерләде. Аларның 48 проценты һөнәре буенча эшкә урнашкан. Без кадрларны саклап калырга тиеш, – диде агентлык җитәкчесе. – Медиатармакның берничә зур компаниясе арасында сораштыру үткәрдек. Алар бүген 5 төрле белгечкә мохтаҗ: корреспондент, режиссер, SMM-белгеч, реклама буенча белгеч, мөхәррир.

Татар телле белгечләр аеруча кадерле. «Татмедиа», «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе кысасында сәләтле яшьләр өчен максатчан укыту программасы эшләп килә килүен. Әмма республика күләмендә бу гына аз дип таныдылар. Матбугат сәркатипләрен дә искә алдылар. Бу юлы аларның әһәмиятенә басым ясадылар. Баксаң, бу өлкәдәге белгечләрнең дә абруен күтәрер вакыт җиткән. Коллегия барышында Айдар Сәлимгәрәев соңгы вакытта медиа киңлектә сәләтле һәм профессиональ матбугат сәркатипләре җитмәвенә игътибар итте. Ул хакимият органнарын бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырды.

Матбугат хезмәте вәкилләренә Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан шелтә дә эләкте. «Бу мәсьәлә, дөрестән дә, актуаль. Хөкүмәт йортында сыйфатлы итеп брифинглар үткәреп булмастай дәрәҗәгә җитә кайчак, элемтә юк, темалар сайлап булмый», – диде ул.

Фото: Татар-информ

Әсгать Сәфәров, тармак эшенә гомуми бәя биреп, журналистларга аудиториясен саклап калуга бәйле киңәшен дә бирде.

– Журналистларга мәгълүматны укучыларга һәм тамашачыларга халыкка уңайлы каналлар аша тапшыру мөһим. Мәгълүмат тиз тарала. Бу шартларда журналистларның җаваплылыгы да арта. Мәгълүматны тикшерергә кирәк. Игътибарсызлык хатасы кыйммәткә төшәргә – ялган хәбәрләр таралырга һәм кемнеңдер мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Татар-информ / Владимир Васильев 

 


Фикер өстәү