Укырга, карарга, басарга: матбугат узган елга нәтиҗә ясады

Кем язганга ышанырга? Газеталарның киләчәге бармы? Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.

Бөртекне кибәктән ничек аерасы?

Билгеле булганча, узган ел медиа тармагы да пандемия тудырган чикләүләр аркасында зыян күргән тармакларның берсе дип табылды. Мондый тәкъдим белән Мәскәүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
– Беркемгә дә җиңел булмады. Кемдер, гомумән, төшеп калды. Шулай да, социаль әһәмияткә ия басмаларга язылу, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка артты, – диип сөйләде “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Бүгенге вәзгыять барыбызны да үгәрергә, игътибарлырак булырга өйрәтте. Шул исәптән мәгълүмат мәсьәләсендә дә. Мәгълүмат күп, кайсының дөрес, ә кайсының юк икәнен аерып бетерерлек түгел. Кыскасы, бу хәлләр халыкны ышанычлы мәгълүмат эзләргә мәҗбүр итте. Мисал эзләп, ерак барасы юк: безнең газетаның тиражы да, узган ел белән чагыштырганда, 27 процентка артты. Бу һәм башка мисаллар көн саен үсештә булган яңа платформаларның традицион басмаларны әле тиз генә кысрыклап чыгара алмавын раслый түгелме?

– 2020 ел ялган яңалыклар таралу буенча рекорд куйды. Бу әле бүген дә дәвам итә, киләчәктә дә әлеге күренешне күзәтәчәкбез. Дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары берләшергә тиеш. Безнең максат – аудитория белән бер телдә сөйләшү, кешеләрдә мәгълүматка карата тәнкыйди караш тәрбияләү, – Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бу мәсьәләгә карата әнә шул фикердә.
Cүз уңаеннан, тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяда 40 процент кеше басма матбугат чараларына өстенлек бирә икән. Ә Россиядә бу күрсәткеч 38 процент тәшкил итә.

Дүрт урынына – бер

Тик таяк бер генә башлы түгел. Басма матбугат кризис кичерә, дисәләр дә, аны укырга теләүчеләр барлыгын инде ачыкладык. Әмма аларның зарлары да җитәрлек. Төп сәбәпләрнең берсе – газета һәм журналларның халыкка вакытында һәм тиешенчә таратылмавы. Әлеге проблеманы исә башкасы – хат ташучыларның җитмәве барлыкка китерә. Зарлы хатлар күбесенчә Минзәлә, Тәтеш, Кама Тамагы, Баулы, Аксубай, Актаныш районнарыннан килә икән. Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, катлаулы системага ия әлеге проблема басма матбугатның нигезен юкка чыгарырга мөмкин.


Хәер, соңгы вакытта әлеге мәсьәләнең безнең телдән дә төшкәне юк. “Көндәлек чыга торган “Ватаным Татарстан”ның дүрт санын бергә җыеп китерәләр, нишлик?” кебек эчтәлекле хатларны бик еш укыйбыз, проблеманың хәл итү юлларын эзлибез. Ләкин үзебез генә башкарып чыга алырлык эш түгел.
Моңа охшаш тагын бер җитешмәгән як – басма матбугат өчен каралган махсус киоскларның кимүе, аларда һәм почта бүлекчәләрендә теге яисә бу газета-журналның булмавы. Йомгаклау утырышында бу мәсьәләгә дә тукталдылар. Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, бүген республикада басма матбугат киосклары, 2018 ел белән чагыштырганда, 28 процентка кимегән.

“Безне үтерергә ашыкмагыз!”

Традицион журналистиканың тагын бер тармагына әйләнгән телевидение чоры башлана гына икән әле. “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әнә шундый өмете белән уртаклашты. Ышанычлылык. Башка мәгълүмат чыганакларыннан безнең телевидениены нәкъ менә ышанычлылык аерып тора икән. Безне үтерергә ашыкмагыз, диде ул.
– Бүген беркем дә эшчәнлеген бары тик бер мәйданчыкта, бер юнәлештә гына алып бара алмый, билгеле. Ләкин бу төп юнәлешне икенче урынга куярга кирәк, дигән сүз түгел. Без инде күптән Интернетка күчсәк тә, төп аудиториябезне югалтмадык.

Белгеч фикере

– Интернетның зур темплар белән барган үсешенә карамастан, традицион массакүләм мәгълүмат чаралары үз урынын табачак, аудиториянең аларга ихтыяҗы кимемиячәк. Тарихка күз салыйк: кино барлыкка килгәч, театр юкка чыгачак, диделәр. Нәтиҗәдә, театр элитар сәнгать төренә әверелде. 50-60нчы елларда киноны телевидение алыштырачак, дигән фикер туды. Кино юкка чыктымы? Юк. Аннан интернетлы чорга аяк бастык. Телевидениены “үләчәк”, диделәр. Беләсезме, үлми дә, бетми дә ул, – ди бу хакта “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов.

“Тик-Ток”ны да яулыйбыз”
Ничек кенә традицион форматлар яклы булсак та, заман яңалыкларны да үзләштерүне тәлап итә. Әсгат Сәфәров массакүләм мәгълүмат чараларына төрле милләт аудиторияләре белән эшләү буенча яңа мәйданчыкларга чыгарга кирәк, дигән фикер яклы. “Туган телдә сыйфатлы контент булдыра беләсез, бу эшегезне быел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында тагын да активрак дәвам итегез”, – диде ул. Әсгат Сәфәров бу алымны яшьләрне җәлеп итү, хәзерге аудитория ихтыяҗларына җавап бирү өчен дә үтемле булуын искәртте.

Төньяк башкала кунагы – “Санкт-Петербург” телеканалының генераль директоры Александр Малькевич та Татарстан блогерлар белән һәм социаль челтәрләрдә эшләү буенча тәҗрибәгә ия дип саный. Мисал итеп ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда блогерларны җәмәгать күзәтүчеләре итеп билгеләүне китерде.

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү