Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачак

4 февральдә Татарстан территориясендә җепшек кар, вак яңгыр явуы һәм һава температурасы 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

«Болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр фаразлана», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

Урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр тизлек белән исүе ихтимал.

Төнлә һава температурасы -9…-14 градус фаразлана. Иртән һава температурасы -4…-9 градус, көндез -4…+1 градус булачак.

Элегрәк Татарстанда томан аркасында күз күреме начарлану һәм бозлавык булачагы турында кисәттеләр.


Фикер өстәү