Рәҗәб аенда мөселманнар башкарырга тиешле 5 ГАМӘЛ

Рәҗәб аена аяк басабыз. Рамазан аена 2 ай вакыт калып бара. Әзерлекне бүгеннән башлау зарур, димәк.

Рәҗәб сүзе «тәрҗиб» сүзеннән алынган. Тәрҗемәсе «хөрмәтләү», «табыну» дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдистә: «Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае», – дип әйткән.

Рамазан алдыннан килгән Шәгъбән һәм Рәҗәб айлары – үз-үзеңне рухи, физик яктан чыныгуга, әзерләүгә, үзгәрүгә этәргән айлардандыр. Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгалә савапларны да арттырып бирә, шул сәбәпле, аларны күбрәк кылу бик тә әһәмиятле.

Рәҗәб аен мөселманнарга ничек үткәрү тиешле соң? Бу айда кылына торган күркәм гамәлләр:

– сәдакалар бирү;

– фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру;

– вакытында укылмаган намазларны каза кылу;

– «Ихлас» сүрәсен ешрак уку;

– нәфел уразалары (Рамазаннан тыш тотыла торган ураза) тоту.

 


Фикер өстәү