Россиядә “Колумбайн”ны террорчылык хәрәкәте буларак таныдылар

Россия Югары суды, Генераль пркуратураның дәгъвасы буенча, илдә “Колумбайн” (Скулшутинг” дип тә атала) халыкара яшьләр хәрәкәтен, террорчылык хәрәкәте дип танып, аның эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды.

Генераль прокуратурадан хәбәр ителгәнчә, “Колумбайн” хәрәкәте, көч куллану идеологиясенә нигезләнеп, вәхшилеккә корылган акцияләре белән илдәге вазгыятьне какшату, кешеләрне куркыту һәм күпләп үтерү максатын куйган. “Хәрәкәттә катнашучылар, элек-электән килгән әхлак нормаларын, тормыш кыйммәтләрнен санга сукмыйча, үзеңә кул салу һәм кыйнау-үтерүне яшәү рәвеше, максатка ирешү ысулы буларак пропагандалый”, – диелә хәбәрдә.

Прокуратурада билгеләп үтелгәнчә, социаль челтәрләрдә “скулшутинг” төркемнәре оештырылып, үсмерләр һәм яшьләргә кыйнау-үтерүгә яшәү рәвеше, гадәти хәл буларак карау сеңдерелә. Яшьләр, “Колумбайн” идеологиясе йогынтысында террорчылык һәм җинаятьчелек гамәлләренә бара, дип басым ясап әйтелгән ведомствода.

Генераль прокуратурада искә төшереп үтелгәнчә, террорчылык оешмасын булдырган өчен яки аның эшчәнлегендә катнашкан өчен, гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр, җинаять җаваплылыгы каралган.


Фикер өстәү