Казанда кондуктор кич белән адашкан малайны автобустан куып чыгарган

Казанда кондуктор ничек өйгә барып җитәргә белмәгән баланы кич автобустан куып чыгарган. 8 яшьлек малай РКБ янында элемтәсез һәм ярдәмсез кала. Бу хакта шәһәрдә яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Мин өйгә эштән кайтам. Автобуска утырып, өйгә кайту өчен РКБга барып җиттем. Тукталышта портфельле бер малай басып тора һәм шыпырт кына елый. Мин аның янына килдем дә сораша башладым «, — дип сөйләде хатын.

Бала сүзләреннән, бабасы аны автобуска өенә кадәр утырткан, ә әнисе аны тукталышта каршы алырга тиеш булган. Әмма малай, йокыга китеп, кирәкле тукталышны узып киткән. Телефоны сүнгән, ә туганнарының номерларын ул хәтердән белми. Катлаулы хәлдә калган баланы кондуктор РКБ янында автобустан куып чыгарган.

Шулай итеп, кичке тугызда малай элемтәсез, бер ялгызы калган. Бала ике әбигә мөрәҗәгать иткән, ләкин алар кулларын гына селтәгән һәм аңа ярдәм итмәгән. Шуннан соң ул исерек ирдән ярдәм сораган, ләкин тегесе үз өенә кунакка барырга тәкъдим иткән, бала аннан кача алган.

Мәрхәмәтле хатын малайдан өе янындагы таныш урыннары һәм бабайның кайда яшәве турында сораштыра башлаган. Бала Җиңү проспектындагы спорт кибетләренең берсенә еш йөрүләрен әйтә. Алар шунда киттеләр, һәм анда бала таныш урыннарны исенә төшергән.

«Ишегалдына килдек, фатирны таптык. Ә анда бабай, әни, әти — барысы да үзләренә урын таба алмыйлар. Органнарга хәбәр иткәннәр. Гомумән алганда, барысы да безнең килүебезгә шат иделәр», — дип сөйләде хатын-кыз.

Пост авторы кондукторның баланы тәүлекнең караңгы вакытында РКБ районында куып чыгаруына, шулай ук малайга ярдәм итмәгән әбиләрнең ваемсызлыгына ачуланды.

 


Фикер өстәү