Ай үсәсен көн үсә: коронавирус турында төп сорауларга ҖАВАП

Медицина тармагы эшендә дә, җәмгыятьтә дә киеренкелек саклана. 2022 елның беренче атнасыннан башланган коронавирус белән авыручылар саны арту дәвам итә. Моның белән бергә сораулар да кимеми. Гадәттәгечә, атна азагында аларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре җавап бирә.

  1. Вазгыять ни хәлдә?

Узган тәүлектә республикада COVID-19 йоктыручылар саны 996 кешегә җиткән. Гыйнвар аенда авыручылар саны, 2021 елның декабрендә авыручылар саны белән чагыштырганда, 32,6 процентка арткан. Элеккечә үк гаилә эчендә авыручылар саны, хезмәт коллективларында чирләүчеләргә караганда, 4,4 мәртәбә күбрәк. 2022 елның беренче атнасыннан ук авыручыларның артуын күзәттек һәм бу дәвам итә. Әйтик, беренче атнада – 8, аннан – 15, өченче атнада 74 процентка «үстек». Узган атнада бу күрсәткеч 2,8 тапкыр артты.

Чиргә бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын үтәүне тикшерү юнәлешендә эш бара. Бер атна эчендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре 305 объектны тикшерде. Шуларның өчтән берендә таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды. Күп очракта бу битлек кимәү, дезинфекция чараларын санга сукмауга бәйле. Барлыгы 144 беркетмә төзелде, бер кафе эшен туктатты.

Татарстандагы 10 мәктәп тулысынча карантинга җибәрелде. Бу – 2833 укучы дигән сүз. 2,5 мең сыйныф, ягъни 57829 мәктәп баласы аерымланды (разобщение. – Ред.). Ул 7–10 көнләп дәвам итәчәк.

Республикада 56 йогышлы авыруларның вакытлыча  госпитале эшли. Коронавируслы сырхаулар өчен 4057 ятак каралган. Шуларның 13,6 проценты гына буш, 3508 ятакта – сырхаулар. Гомумән алганда, урыннарга бәйле проблема күрмибез. Кирәк очракта, ятаклар санын арттыру мөмкин.

Моңа өстәп республикада грипп сезоны да дәвам итә. Чирләүчеләр эпидемиологик чиктән ике мәртәбә артыграк. Республикада 867 очрак теркәлде. Тик бу шушы чор өчен хас. Сезон әле мартка кадәр дәвам итәчәк.

  1. Вакцина ясатучылар күпме?

Коронавируска каршы вакцинаның беренче дозасын республиканың 79,1 проценты, ягъни 2409864, икенчесен 1891236 кеше алган. Ревакцинацияне 199 мең кеше узган. Әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, чөнки ярты ел элек 620645 кеше вакцинация узган иде.

Балаларга «Спутник М» вакцинасын кадау дәвам итә. Атна эчендә кабул ителгән кадәренең чиреге файдаланылды. Барлыгы 701 балага вакцина ясадылар. Вакцина баланы инфекциянең авыр формаларыннан саклап калырга мөмкинлек бирә. Балаларның якынча 3–4 проценты чирне авыр кичерә.

  1. Чикләү чараларын бетерү, яисә өстәмәләрен кертү турында сүз юкмы?

Татарстан территориясендә гамәлдә булган барлык чикләү чаралары калачак, QR-код системасын бетерү турында да сүз юк. Өстәмә чаралар кертү мәсьәләсе каралмый.

  1. Планлы медицина ярдәмен күрсәтүне кайчан кайтарачаклар?

Планлы медицина ярдәмен күрсәтү сырхауханәләрдә генә туктатылды. Стационарларда ярдәм күрсәтү дәвам итә. Планлы операцияләр дә үз вакытында ясала.

Планлы медицина ярдәме кемнәр өчен гамәлдә булуын искәртеп үтик. Болар – әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулары (гепатит, туберкулез, шикәр чире  һ.б.) булган сырхаулар, йөкле хатын-кызлар, билгеле бер вакытка медицина ярдәмен күрсәтүне кичектереп тору ярамаган чирлеләр, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм килешү нигезендә хезмәт итүче затлар.

Билгеле, без дә тизрәк бу дулкынның тынуын телибез. Шундук барысына да планлы медицина ярдәмен күрсәтүгә кире кайтачакбыз.

Хөкүмәт йортында Татарстан коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды. Ул Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә үтте. Штаб вәкилләре утырышта вазгыятьне исәпкә алып, яңа карарлар кабул итте.

Әйтик, барлык амбулатор дәвалау учреждениеләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк. Район башлыкларына, җитәкчеләргә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм кирәкле ярдәм чараларын күрсәтергә йөкләмә бирелде.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү