Соңгы ике елда Күп функцияле үзәк хезмәткәрләренең яртысы эштән киткән

Соңгы ике елда Татарстан Күп функцияле үзәге хезмәткәрләренең яртысы, бик зур киеренкелектән алҗып, эшеннән китәргә мәҗбүр булган.

“Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова оешманың коллегия утырышында шулай дип белдергән.

Узган елда, QR-кодлы булырга теләүчеләр МФЦ офисларына ыргылгач, 308 кеше эштән киткән. Чагыштыру өчен: 2020 елда 179 белгеч МФЦдан киткән булган.
“Белгечләрнең нәтиҗәле эшләвенә комачаулаучы һәм эштән китәргә мәҗбүр итүче тагын бер сәбәп – эмоциональ алҗу. Эштән китүчеләр, гәрчә биредәге хезмәт ошаса да, халык белән эшләүдән аруын әйтә”, – дип билгеләп үткән Мозаффарова.

Шул ук вакытта яңа хезмәткәрләрнең 45 процентының Күп функцияле үзәктә өч ай эшләүгә дә түземлеге җитми икән.

Шуңа күрә МФЦда эштән китүчеләр санын киметү һәм белгечләрне эмоциональ аллҗудан коткару өчен хезмәткәрләргә психологик ярдәм прокты тормышка ашырыла башлаган. Күп функцияле үзәкнең бер филиалында психологик бушану бүлмәсе ачылган. Эшкә алынучылар иң элек психологик тест уза. Моннан тыш яңа кадрлар өчен остазлык системасын гамәлгә кертү планлаштырыла икән.


Фикер өстәү