Күп функцияле үзәкләрнең барлык филиалларында 108 хезмәт электрон рәвештә күрсәтеләчәк

14 февральдән Күп функцияле үзәкләрнең барлык филиалларында 108 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә башлый.

Күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, 1 апрельдән бу хезмәтләр буенча МФЦдан дәүләт һәм җирле хакимият органнарына кәгазь документлар җибәрү тулысынча туктатыла. Барлык документлар да электрон рәвештә генә булачак. Аның сүзләренә караганда, бу эш тәмам җайга салынгач, МФЦның цифрлы хезмәтләре 137гә җитәргә тиеш. Шул ук вакытта яңа төр хезмәтләр дә пәйда булачак. Нәтиҗәдә хезмәт күрсәтүче органнарының электрон документлар архивы булдырылачак, муниципаль хезмәтләр буенча документларны үз районыңда гына түгел, теләсә кайда тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әйтик, Әлмәт башкарма комитеты хезмәтләрен Казан филиалында алырга мөмкин булачак.


Фикер өстәү