Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, автобус һәм йөк транспорты хәрәкәтләренә чикләүләр кертелә

Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Республика территориясе аша уза торган федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк транспорты хәрәкәтенә дә вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләүләр 2022 елның 4 февралендә 14:00 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 февральдә Татарстанда кар, буран көтелә, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ярдәм сорап 8(843)5333888 (Татарстан буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең дежур бүлеге), 8(843)2919911 (Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) номерларына шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү