5 февральдә укучылар дәресләрдән азат ителә, беренче сыйныфлар каникулга китә

Беренче сыйныфлар 7сеннән 12 нче февральгә кадәр өстәмә каникулга җибәрелә.

5 февральдә Татарстан мәктәпләрендә җыештыру-чистарту һәм бактерияләрне үтерү мөмкинлеге биргән лампалар белән зарарсызландыру эшләре башкарылачак. Шуңа күрә балалар өчен спорт, мәдәни-танып белү характерындагы чаралар үткәреләчәк.
Укыту планы буенча, беренче сыйныфта укучылар 7сеннән 12 нче февральгә кадәр өстәмә каникулга җибәрелә. Балалар өчен саф һавада йөрүләр, музей-театрларга, Казандагы “Россия – минем тарихым” тарихи паркына бару оештырыла.
Казанда 7 февраль көнне укучылар өчен ”Оркестрның тылсымлы кыллары” проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс үткәрәчәк. “Россиянең чаңгы юлы” ярышы 12 февральгә тәгаенләнгән.


Фикер өстәү