«29 комплекс» лидеры Илшат Гафуровка каршы күрсәтмә бирмәвен әйткән

«29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Сәлахов КФУ ректоры Илшат Гафуровка каршы күрсәтмә бирүен кире каккан.

Гаепләнүче үзенә бирелгән җәза вакытын кыскартырга теләп Татарстан Югары суды каршына баскан.

Сәлахов КФУ ректорын тоткарлауга бернинди катнашы да булмавын әйткән. «Мин аңа каршы бернинди күрсәтмәләр дә бирмәдем. Барлык сорауларны да Гафуровка бирсәгез яхшырак», –  дип җавап биргән ул журналистларга.

Искәртеп узабыз, КФУ ректоры Илшат Гафуров узган елның декабрендә тоткарланды. Ул шунда ук этап белән Мәскәүгә җибәрелде һәм СИЗОга урнаштырылды. Гафуров заказ белән кеше үтерүдә гаепләнә.


Фикер өстәү