“Бердәм Россия” Илшат Гафуровның партиядә әгъза булуын туктаткан

КФУ ректоры Илшат Гафуров “Бердәм Россия” партиясендә әгъза булудан туктаган. “Бердәм Россия” төбәк политсоветы утырышында шундый карар кабул ителгән. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карар тавыш бирү юлы нигезендә кабул ителгән. “Көн тәртибендә – күңелсез мәсьәлә, әмма без аны карап тикшерергә тиеш”, – дигән Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Гафуровка карата җинаять эше кузгатылганлыгын искә төшергән. “Килеп туган хәлләрнең барлык нечкәлекләрен ачыклау эше дәвам итә, бу мәсьәлә белән тикшерү органнары шөгыльләнә”, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук бүген вуз Гыйльми советының, Гафуровның тоткарлануы сәбәпле, килеп туган хәлне гадел төстә карап тикшерүгә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итүен искә төшергән.

Исегезгә төшерәбез: Гафуров 21 декабрь көнне кичен Казанда тоткарланган. Ул махсус самолет белән Мәскәүгә китерелгән. Кичә суд аны 21 февральгә кадәр кулга алу турында карар чыгарган. Утырыш, коронавирус инфекциясе аркасындагы чикләүләр сәбәпле, ябык режимда узган.
Гафуров 1999 елда Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловны кеше яллап үтерүдә гаепләнелә.


Фикер өстәү