Чечня көндәлеге: Бер-береңне сөйләү, сату, әләк йөртү юк – шунлыктан эшләү, яшәү  рәхәт монда

Дәвамы. Башы

Чечняда медицина мәсьәләсе мине барысыннан да ныграк куркыткан тармак булгандыр. Чөнки мин болай да медицинадан корт чаккандай куркам. Яшереп-нитеп торасы  түгелдер, Казандагы балалар белән бәйле медицина чараларын мин түләүле хезмәтләргә кайтарып калдырып бетергән идем. Сәбәбе – бушлай медицинага җитәрлек нерв күзәнәкләре булмау. Балалар сырхауханәсендәге күргән «мәрхәмәтлелек» ген дәрәҗәсендә сеңеп калырлыктыр ул, билләһи. Ишектән керә-керешкә эткәләшү-төрткәләшү, регистратурадан башлап, табиб кабинетына кадәр үзеңне кемгәдер нидер тиеш дәрәҗәсенә төшеп, каударлана-каударлана каушау (ә сине аның саен куалыйлар, син бөтен дөньяга тиеш, чөнки мондагылар түгел, ә син бала күтәреп килгәнсең), ишек төбендәге электрон чират алып килүчеләр белән талашырга әзерлек…

Берсендә авыру балалы әнине үземнән алда уздырган өчен талап үтерәләрме әллә дип торам! Кем кушкан аңа андый бала табарга, диде бер бик мәрхәмәтле әнкә. «Бик игелек иясе икәнсең, утыр дәлше, мин ике кеше үткәрергә тиеш түгел, хәзер синең урынга мин керәм!» – дип бугазга басты миннән артта торганы. Әле тагын ике яшьтә манту ясатырга оныткан өчен медсестраның уттан алып утка бастыруын ишетергә кирәк. Җинаять кылганмынмыни! Коелып иңәсең, ярты картаеп чыгасың. Бу – чынбарлык. Кая инде анда ниндидер гозер белән бару: медосмотрны түләүле клиникада үтәсең, прививканы түләүледә ясатасың. Мәйтәм, яңа күлмәк алмыйча торсам торам,  әмма кешечә кабул итә торган җиргә барам. Үзем тыныч, бала тыныч, нервылар – тулы составта.

Грозныйга килеп урнашкач, мәктәп-бакча өчен карталарны яши торган җир буенча балалар сырхауханәсенә теркәдек дә оныттык бит инде. Теге анализ кирәк, бусы – түләүле медицина үзәгенә барабыз да тапшырабыз. Бер бардык, ике бардык, аннан бер кәгазьне участок педиатрында раслатырга кирәк булды. Киттем инде. Бушлай медицинаның бөтен матурлыкларын оныткансыңдыр, мәйтәм, бар, хушланып кайт әле, туган…

Мондагы рәсми тәртип бездәгечә дисәң дә була: иртән йә шалтыратып языласың, йә колл-үзәк аша. Әмма бүген, хәзер кирәк икән, язылмыйча килгәнне дә  педиатр чираттан тыш кабул итә (мин нәрсә, тиешле нормадан күбрәк эшләргә тиешме әллә, язылмагансыз икән, килмәгез, сез генә әллә, минем эш сәгате… һәм башка сүзләрне әйтмичә дә була икән), аннан тыш та бер буш дежур педиатр кизү тора. Мисалга, бүген кирәк икән, бүген үк балаңны күрсәтә аласың.

Мин үзебезнең район педиатрына туры килдем. Язылмыйча. Беренче килүдә үк. Юк-юк, сез мине языгыз да, мин иртәгә сез әйткән вакытка килермен, дип әйтеп торып! «Шуның өчен ике тапкыр килеп йөрергәме? Бераз көтеп утырыгыз да кабул итәр педиатр», – диде регистратурадагы кыз. Елмаеп. Итагатьле итеп. Педиатр исә баланың анализларын карауга, аптырап: «Нишләп әлеге анализларны бездә бирмәдегез, ник акча әрәм итеп йөрисез?» – диде. Монда педиатр һәр бала белән үзе тыгыз элемтәдә икән: бу прививка кирәк, манту вакыты җиткән, дип шалтыратып тора.

Ә коридорда, ким дигәндә, 3–4 балалы әниләр. Аларның берсе-бер ызгышмый, бер-берсен таламый, теге чират, бу чират, соңгы сүзләрен әйтә-әйтә, бер-берләренең канын эчми. Еллык медосмотр үткәндә УЗИга чират торабыз, Әминәнең түземе төкәнде: чәй эчәсе килә. Алда ике кеше калды, китеп тә булмый… Безне этеп-төртеп диярлек кертеп җибәрделәр – аларныкы  шыңшымый бит әле, янәсе. Без чыгуга: бар, җимеш, бар, чәй эч, дип ашханәгә кул болгап озатып  калдылар.

Медосмотрны бер көндә бернинди нервы бетерүләрсез  бушка үттек. Анысын да регистратурада көйләп бетереп бирәләр: әниләр бишәр кат, бишәр көн рәттән сырхауханә ишек төбен таптамасын өчен эшләнә ул. Әбәдкә кадәр лаборатор анализлар, УЗИ үтәсең, аннан соң балаңны ашатасың, үзең тамак ялгыйсың, әбәд соңы – белгечләр. Өчләр тирәсендә педиатрга кереп, картаңны тапшырып, тиешле күрсәтмәләрне алып, өеңә кайтып китәсең. Бер җирдә дә сине куаламыйлар – ике бала белән килгән әниләр мине ничек кенә аңлар!

Участок педиатрының шәхси телефонына шалтыратып, киңәш сорау кебек нәрсәләр дә фантастика жанрыннан түгел – тормыштан. Кешелеклелек-кечелеклелекне кушсаң, шундый матур яшәү форматы килеп чыга!..

Табибларга акча төртмиләрмени, ие менә йөгереп төшәләрдер, дигәннәр өчен. Бирәләрдер, кулларыннан тотмадым. Әмма мин аның башкасына басым ясыйсым килә: кешечә мөнәсәбәт бар, кешене кешедән аерып карау юк. Мин мин микән, мин кем микән, дигән кәперәю юк – һәркем бер яссылыкта. Медицина оешмаларында да шулай – теш арасыннан ысылдап җавап бирү, «анысы – сезнең проблема» дип борып җибәрү юк – дәррәү ярдәмгә ашыгалар. Килгән кешеләргә генә түгел, үзара шулай.

Сүзләремне мондагы җирле хастаханәдә табиб булып эшләүче, аңа кадәр Мәскәүдә эшләп килгән иптәш кызым да җөпли: «Бер-береңне сөйләү, сату, әләк йөртү юк – шул яктан эшләү  рәхәт монда. Диндәге сабырлык дигәннәре шулдыр – коридорда да пациентларның  ямьсезләшеп талашканнарын ишеткәнем юк. Монда эшләгән 5 елымда бер тапкыр гына ике айлык бала коклюш белән чирләп, мин билгеләгән дәвалауга риза булмыйча, баланы Мәскәү хастаханәсенә алып киткән очрак булды. Әмма әнисе тарафыннан бернинди тавыш күтәрү дә, ызгышу да булмады».

Ашыкмау, каударланмау, соңга калам, дип өзгәләнмәү, нәрсә өчендер ызгышырга-дөреслек эзләргә керешмәүне чеченнар бик гади аңлата: барыбер Аллаһы язганча була, керә алмасаң, соңга калсаң да, куркыныч юк, димәк, Аллаһы Тәгалә шулай язган. Кешелеклелегеңне генә өйдә калдырма да мөселман икәнлегеңне генә онытма…

Гөлнара Җәлилова

 


Фикер өстәү