Журналистлар белән очрашу вакытында, Россия Президенты Владимир Путинга шәхси сораулар да бирделәр.
Журналистлар аннан спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә, блогерларны күзәтеп барырга вакыт каламы дип кызыксынды.
— Спорт белән шөгыльләнәм. Моны бурычым дип саныйм. Блогерларны күзәтеп бармыйм. Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе вазыйфасыннан киткәннән бирле күзәтү белән шөгыльләнмим, — дип җавап бирде Президент.