Мисвак тешләрне агарта, тавышны яхшырта, авыздагы исне бетерә

Мисвак турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу – теш чистарту өчен арак дигән агачтан ясалган таякчык. Ул көндәлектә кулланыла торган теш щеткасына охшаган. Исламда мисвакны куллану – хәерле гамәл (сөннәт) санала.

Рәсүлебез: «Һәр намаз алдыннан тешләрегезне мисвак белән чистартыгыз, дип әйтер идем. Тик сезнең моны фарыз дәрәҗәсенә җиткерүегез бар дип куркам. Шуңа күрә кат-кат әйтмим», – дигән.

Фән мисвак чәйнәүнең, ягъни чәйнәгәч чыккан суларның ашказанына файдалы икәнен дә раслаган.

Моннан кала аның башка төрле үзлекләре дә билгеле. Мәсәлән, ул уртларны ныгыта, күз күрүен яхшырта, тешләрне агарта, тавышны яхшырта, яман исне бетерә.

Фото: bigpicture.ru


Фикер өстәү