Пестә чикләвеге йоклата

Йоклый алмыйча ятсагыз, пестә чикләвеге (фисташка) ашагыз! Аның составында йокыга талырга ярдәм итә торган магний, аксым, В6 витамины бар.

Даими рәвештә пестә ашаган кеше тынычлана, арыганлыктан котыла, стрессларга бирешми. Фисташка яшелрәк булган саен сыйфатлырак санала. Ул А, В1, Е витаминнарына, тимергә дә бай. Алар хисабына ул организмны ныгыта, йөрәк тибешен җайга сала, баш мие, бавыр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, канны чистарта, ир-атның җенси куәтен арттыра.


Фикер өстәү