Мәскәү шәһәр суды Илшат Гафуровны тикшерү изоляторыннан чыгармаган

Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров 25 апрельгә кадәр СИЗОда калачак. Кичә Мәскәү шәһәр суды аның тикшерү изоляторында утыру вакытын озайтуга карата шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу хакта KazanFirst яза.

Суд утырышында КФУның элекке ректоры СИЗО камерасыннан видеоэлемтә аша катнашкан. Адвокатлары Алексей Доночкин, Ольга һәм Александр Нарышкиннар, янәсе, тикшерү дәлилләре нык түгел, дип, шул ук вакытта яшен, какшау сәламәтлеген, Татарстанның дүрт районында яшәүче 9 меңнән артыграк кешенең, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, вузның фән эшлеклеләре, студентлар һәм хезмәткәрләренең элекке ректорны яклап чыгуларын исәпкә алып, Гафуровны өй арестына җибәрүләрен сораган.
Гафуров үзе дә, гаебен инкарь итеп, тикшерү изоляторыннан чыгаруларын сораган. Әмма суд арестны озайту турындагы карарны, дөрес, дип санап, үз көчендә калдырган.
Исегезгә төшерәбез: Илшат Гафуров, 1999 елда Алабуга бизнесмены Айдар Исрафиловны яллап үтертүдә шикләнү буенча, 2021 елның 21 декабрендә тоткарланды. 22 декабрьдә, Мәскәү шәһәре Басман районы суды карары нигезендә, кулга алынды.


Фикер өстәү