Илшат Гафуров октябрь ахырына кадәр сак астында кала

Мәскәүнең Басман суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровка арестны озайткан. Бу хакта суд матбугат хезмәтендә хәбәр итә, дип яза «Татарстан24».

КФУның элеккеге ректорын узган елның декабрь азагында тоткарлаганнар иде. СИЗОда ул 25 октябрьгә кадәр калачак.

Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары «Алик Большой» кушаматлы Адыган Сәләхов һәм «Рузалик» кушаматлы Рүзәл Әсәдуллин катнашындагы эшләр белән бәйле булырга мөмкин.

Декабрь аенда Гафуровны Татарстан яшьләр потенциалын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру Советыннан чыгардылар.


Фикер өстәү