Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән гошер җыю башланды

Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2022 елның 24 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр, шушы ук номерга шалтыратып, сорауларын бирә ала. Гошер шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5,  2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда 577,33 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.

Җәлил хәзрәт Шәвәлиев: «Гошер бирер мөмкинлегең була торып, аны бирмәү – гөнаһ»


Фикер өстәү