Россия тышкы басымнан сыгылып төшмәде, Көнбатыш илләренең икътисади “сугышы” барып чыкмады.
Россия Президенты Владимир Путин бүген икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шулай дип белдерде.
“Тагын бер тапкыр басым ясап әйтәсем килә: Россия тышкы басымга, асылда кайбер илләрнең финанс-технологик агрессиясенә бирешмәде. Икътисади блицкригның барып чыкмавы инде хәзер барысы өчен дә аңлашыла”, – диде Путин видеоконференц элемтә режимында үткәрелгән киңәшмәдә.
Президент әйтүенчә, икътисад тотрыклылана, үсеш баскычына чыгып килә. Предприятиеләр нормаль эш режимына кире кайта. Июль аенда тулаем эчке продуктның кимүе 1,3%ка акрынайган. Хезмәт базары тотрыклы: эшсезлек күрсәткече моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә – нибары 3,9%. Россия бюджетының хәле “Зур егермелек”кә керүче илләрнең күпчелеге, шулай ук дусларыбыз – БРИКС илләре икътисадына караганда күпкә яхшырак.