Сайлаулар тыныч, төгәл һәм хәвефсез үтте

Тыныч, төгәл, көндәшле һәм хәвефсез. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясадылар. Республика (Россиянең башка төбәкләре кебек үк) иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр Дәүләт Советына депутатлар һәм җирле үзидарә органнарына вәкилләр сайлады.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, республикада тавыш бирү тыныч барган. Кандидатлар арасындагы көндәшлек тә көчле иде дип бәялиләр. Ул билгеләп үткәнчә, республикада тавыш бирү барышына йогынты ясаучы җитди кагыйдә бозулар ачыкланмаган. Гомумән, барысы да Татарстанга хас рухта узган.

Искәртеп үтик: 11 сентябрьдә республиканың 39 районында 181 сайлау округы буенча тавыш бирү үткәрелде. Җирле үзидарә органнарына 180 депутат сайланды.

– 667 кандидат теркәлгән иде, – дип, сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды Андрей Кондратьев. – Уртача алганда, бер мандатка 3,7 кеше дигән сүз. 11 кандидат үз теләкләре белән сайлау кампаниясендә катнашудан баш тартты.

Шулай ук Ибраһимов һәм Пионер бер мандатлы сайлау округлары буенча Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлау оештырылды. Ике урынга 12 кеше дәгъва иткән иде. Аның нәтиҗәләре болайрак:

 7 нче санлы Ибраһимов бер мандатлы сайлау округында, 57,30 процент тавыш җыеп, Рима Мөхәмәтшина депутат булып сайланды. Казанның азыктөлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры өчен 5406 кеше үз тавышын биргән. Ул бу сайлауда үзүзен тәкъдим итүче буларак катнашты.

14 нче Пионерлар бер мандатлы сайлау округында «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән Дмитрий Анисимов 64,39 процент тавыш җыеп, алдынгылыкка чыкты. «Стратегик инициативалар үзәге» директоры өчен 10857 кеше тавыш биргән.

Быелгы сайлауда 123118 кеше тавыш бирә ала иде. Бу – республиканың сайлау хокукына ия булган халкының 4 проценты дигән сүз. Сүз уңаеннан, Ибраһимов округы буенча тавыш бирергә килүчеләр күрсәткече – 20,7, ә Пионер округы буенча 21,7 процентны тәшкил иткән.


Фикер өстәү