Авылда яшәүче бер ир балыкка киткән җирдән үгез алып кайткан

Полиция хезмәткәрләре Нармушадь авылы янында үгез урлауда шикләнелүче җирле җинаятьчене эзләп тапкан һәм тоткарлаган, дип хәбәр итә Рязань өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Полициягә Шиловский районында яшәүче 35 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аның көтүлектән яшь үгезе югалган. Ул төнлә көтүлек ягыннан ату тавышы ишетеп уянуы турында сөйләгән. Ир көтүлеген карарга килгәч, малларының саны тулмавын ачыклаган.

Хокук сакчылары килгәч, кан эзләре буенча барып, үгезнең кайда үтерелгәнлеген ачыклаганнар. Карак үгезне атканнан соң, шунда өстерәп алып килеп,  тураклап, шуннан машинасына салып алып киткән булган.

Полиция хезмәткәрләре машина эзеннән барып, Нармушадь авылында яшәүче йортына килеп чыкканнар. Машина багажнигын ачтыргач, анда үгез ите булуы ачыклана.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир шул төнне балык тотудан кайткан. Көтү яныннан үткәндә, балыкчы үгез атарга булган. Аннары ул уңайлы урында түшкәне тураклап өенә алып кайткан, тик аны суыткычка урнаштырып өлгермәгән – аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.


Фикер өстәү