Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2021 елның 25 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.
Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр, шушы ук номерга шалтыратып, сорауларын бирә ала. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләроенә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.
Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез…”
Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый.
Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайта башлады.
Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

 

Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте матбугат хезмәте


Фикер өстәү