Үзәк банк халыкка кредит бирүне чикләргә җыена

Россия Үзәк банкы халыкка кайбер төр ссудалар бирүне тыярга ниятли. Бу хакта Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белдергән, дип хәбәр итә РБК. Банк мондый хокук алуга ук чикләүләр кертелә башлаячак. Үзәк банк вәкаләтләрен киңәйтүне күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасында кабул ителмәгән әле.
“Кызганычка, Хөкүмәттәге коллегаларыбызны моңа инандыра алмыйбыз әле. Ниндидер бер шикләнүләр бар. Әмма, без уйлаганча, закон проектын, әлбәттә, ничек тә тизрәк кабул итәргә кирәк”, – дигән Нәбиуллина.
Закон проекты быел март аенда Дәүләт Думасына кертелгәнг. Ул кабул ителгән очракта, Үзәк банк банкларга һәм микрофинанс оешмаларына кайбер төр ссудалар бирүне тыярга мөмкин. Документ нигезендә, тыелган ссудалар төрләрен Россия Банкының Директорлар советы билгеләячәк. Проектның башта киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиешлеге күздә тотылган. Ләкин документ парламентта әле бер укылышта да каралмаган.
Россия Банкы халыкны кредитка чумудан саклауны җайга салу вәкаләтләрен киңәйтү турында моннан ике ел элегрәк сораган. Сәбәбе – кредит түли алмаучыларның көннән-көн күбәюе.


Фикер өстәү