Үзәк банк кешеләр арасында барлык акча күчерүләрне контрольдә тота башлаячак

Үзәк банк кредит оешмаларына физик затлар арасында барлык акча күчерүләр турында хисап тотуның яңа формасын җибәргән. Аннан күренгәнчә, Үзәк банк акча җибәрүчеләр һәм алучылар турында барлык персональ мәгълүматларны соратып алачак. Бу хакта РБК яза.

Яңа хисап формасын кертүнең төп максаты – түләү хезмәтләре турында актуаль мәгълүматларга ия булу, дип хәбәр иткән РБК хәбәрчесенә Үзәк банк вәкиле.
Шулай итеп, Үзәк банкка 2022 елның гыйнварыннан бер картадан – икенчесенә, бер счеттан – икенчесенә, бер электрон акча янчыгыннан – икенчесенә хәл ителүче операцияләр турында хисап бирелеп барачак.
РБК хәбәрчесенә Үзәк банк вәкиле аңлатып узганча, яңа хисап формасы банк тарафыннан сентябрь башында чыгарылган методик рекомендацияләр бастырылганнан соң эшләнгән. Үзәк банк аларда шиклелек билгеләрен күрсәткән. Банкларга мондый карталар һәм электрон акча янчыкларын күзәтеп тору һәм алар буенча операцияләрне ябу тәкъдим ителгән.
Шиклелек билгеләре:
1. Физик затлар арасында көненә – 10 тапкырдан артыграк һәм аена – 50 тапкырдан артыграк акча күчерү яки алу.
2. Физик затлар арасында көненә 30 тапкырдан артыграк акча операциясен башкару.
3. Физик затлар арасында көненә 100 мең сумнан артыграк, аена 1 миллион сумнан артыграк акча күчерү.
Белгечләр әйтүенчә, мондый мәгълүматлар “күләгәдәге” эшмәкәрлекне контрольдә тоту өчен кирәк. Бу очракта кешеләр үзләренең товарлары яки хезмәтләре өчен акчаны картасына гына җыя, ә салым түләми.


Фикер өстәү