Акча күчерергә «яратучылар» игътибарына: яңа кагыйдә гамәлгә керә!

Озакламый акчаны бер картадан икенчесенә күчерүнең яңа кагыйдәсе гамәлгә кертеләчәк. Яңалык Россия Хөкүмәтендә хупланган да инде. Үзгәреш акча күчерү лимитына кагыла, дип яза PRIMPRESS.

Белгечләр әйтүенчә, биредә сүз кешенең акчаны үз карталары арасында күчерүе турында бара.
Бездә кайберәүләр хезмәт хакын бер картадан ала, ә икенчесеннән файдалана. Нәкъ менә шуңа күрә аларга акчаны бер картадан икенчесенә күчерергә туры килә. Шул ук вакытта акча күчерүгә билгеле бер лимит билгеләнгән. Телефон номеры аша комиссиясез генә 100 000 мең сумга кадәр акча күчерергә мөмкин.

Менә хәзер яңа кагыйдә гамәлгә кертелеп, акчаны бер картадан икенчесенә бушлай күчерү лимиты артып, банк кертеме буенча иминият суммасына тигез булачак. Бу – 1,4 миллион сум дигән сүз.

Шулай итеп, бер ай эчендә үз счетларыбыз арасында шундый күләмдә акча күчереп булачак. Яңалык бары тик физик затларга гына кагыла.


Фикер өстәү