Бер ай элек югалган 18 яшьлек кызның әтисе аннан килгән соңгы смсның эчтәлеген әйткән

Пермьдә бер ай элек 18 яшьлек кыз югалган. 23 октябрьдә студент хәбәргә чыкмый башлый.

Кызның әтисе perm.aif.ru сайтның корреспондентына сөйләвенчә, югалган көнне кызлары әти-әнисенә сәер хәбәр җибәргән, анда ул укуны ташларга ниятләве турында әйткән.

«Ничек әйтергә белмим, ләкин мин укуны ташларга телим. Минем эшләрем барып чыкмый. Бик арыдым. Зинһар, минем әйберләремне тулай торактан алып кайтыгыз. Болай хәбәр итүем өчен гафу итегез. Мин сезне яратам», — дип язган Ольга.

Кызны әле дә эзлиләр.

 


Фикер өстәү