21 яшьлек кызның үле гәүдәсен Санкт-Петербургтагы Горный университет тулай торагы янындагы урамда тапканнар. Бу хакта 28 октябрьдә «Фонтанка» басмасы хәбәр итте.
Фаҗига 28 октябрь иртәсендә Наличный урамында була. Студент кызның гәүдәсен тулай торак тәрәзәләре астында тапканнар. Моңарчы кыз әнисенә «Мин сине яратам!» дип язып җибәргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat