Археолог Фаяз Хуҗин: Мәчет хәрабәләрен күмеп куярга куштылар….

Башкалабызның һәр карыш җире төрле чордагы вакыйгаларга бәйле. Археологлар эзләнә, тарих битләре көннән-көн ачыла бара.  Әмма без  күп вакытта батыр яугирләребез рухына дога кылырлык урыннарны бөтенләй белмибез кебек. Әллә алар  юкмы? Шул сорау белән  тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.

— Фаяз Шәрипович, археологлар Кремль территориясендә шактый гына казу эшләре алып бардылар. Бабаларыбыз тарихына кагылышлы һәйкәлләргә дә юлыкмый калмаганнардыр?

– Бар андый һәйкәлләр. Тик алар турында, чыннан да, халык бик аз белә шул. Читтән килгән туристларга да күрсәтмиләр ул урыннарны. Мин иң әүвәл хәзерге Благовещение соборы каршындагы бакчада табылган атаклы Колшәриф мәчете хәрабәләрен күз алдында тотам. Без аны 1990 нчы еллар ахырында казып тикшергән идек. Ак таштан салынган зур гына комплекс ул, мәчет янында ук мәдрәсәсе дә булган. Тик начар сакланган. Аны 1840 нчы елларда шул тирәдә генә төзелә башлаган Архиерей йортын салганда җимереп бетерәләр. Аннан соң ул бинаның, мәчетнең бер өлешен генә ача алдык бит әле, чөнки мөмкинлек булмады, асфальт юл астында калган ул. Менә шул казылган өлешен генә булса да консервация ысулы белән саклап калырга, экскурсиягә килгән кешеләргә күрсәтерлек дәрәҗәгә җиткерергә була иде югыйсә. Хәрабәләрне күмеп куярга куштылар. Минемчә, бу тарихи истәлеккә яңадан әйләнеп кайтырга кирәк. Ә бүген ул урынга вакытлыча истәлек тактасы куеп була. Тарихи Колшәриф мәчетенең кайда урнашканлыгын халык белеп торсын. Кремль калкулыгының иң биек ноктасында ул.

— Кремльнең хәзер Тайницкая дип атала торган башнясы янында ниндидер яшерен чишмә булган дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Башняның исеме дә шул чишмәгә бәйле бугай.

– Ул чишмә турында билгесез автор тарафыннан 1564–1565 елларда язылган «Казан тарихы» китабында да, кайбер рус елъязмаларында да телгә алына. Имеш, бу чишмә рус баскынчылары һөҗүме алдыннан Кремль стеналары эченә кереп яшеренгән шәһәр халкының бердәнбер су чыганагы булган. Шул чишмәгә Нурали (хәзерге Тайницкая) башнясы астыннан яшерен җир асты юлы алып барган. Әмма Казан ягыннан Камай морза исемле бер сатлыкҗан ул чишмә турындагы серне Явыз Иванга сөйләп бирә. Дошман яугирләре чишмәне шартлатып җимерәләр. Халык сусызлыктан интегә. Елъязмаларга теркәлеп калган әлеге хәбәрләр чынбарлыкка охшаган. Шуңа күрә узган гасыр урталарында археолог Николай Калинин Нурали башнясы эчендәге яшерен җир асты юлын табарга тырышып караган, әмма уңышсызлыкка очраган. 2000 елда безгә дә Кремль калкулыгының Казансу ягындагы битендә, Тайницкая башнясыннан 30–35 метр көнчыгышкарак китеп,  казу эшләре алып барырга туры килде. Биш метр чамасы тирәнлектә су чыга башлангач, шатланган идек тә, тик ул янәшәдәге елга суы булып чыкты. Бу чишмәгә әле XX гасыр башларына кадәр, хәтта соңрак та, Казан халкы су алырга йөргән. Суы йомшак, тәмле булган чөнки. Музей-тыюлык җитәкчеләренә без шул тирәдә матур гына бер чишмә ясап куярга тәкъдим иткән идек. Хупламадылар. Минемчә, ул идеягә әйләнеп кайтырга хәзер дә соң түгел әле. Исемен дә «Серле чишмә» дип атарга була. Халык күп йөри бу тирәгә. Якында гына без казып чыгарган һәм нәкъ менә Казанны яулап алу алдыннан төзелә башлаган Төньяк башнясы да урнашкан бит. Ул – ханлык чорына караган бердәнбер таш ныгытма.

— Бер тарихи китапта  1552 ел вакыйгаларына бәйле рәвештә телгә алынган «Даир мунчасы» турында укыган идем. Таһир мунчасыдыр инде ул. Кай тирәдәрәк булган икән?

– Таһир мунчасы, елъязмаларда искәртеп үтелгәнчә, Болак елгасының уң ягында, Нурали башнясыннан ерак булмаган бер җирдә урнашкан булган. Елъязмаларда, шул башняны шартлату өчен, дары тутырылган мичкәләрне нәкъ менә Таһир мунчасыннан башланып киткән җир асты юлыннан ташыганнар, дип әйтелә. Нурали башнясын 4 сентябрьдә шартлатып  җимерәләр. Шул тирәдәрәк, хәзерге цирк бинасы каршында, без казу эшләре үткәреп караган идек. Хәтта монголлар чорына кадәрге табылдыклар да килеп чыкты, әмма борынгы бина эзләре сакланмаган. Юкка чыккан инде алар. Шулай да, минемчә, без фаразлаган урында кыскача гына тарихи мәгълүматлар язылган истәлек билгесе куярга була. Алай гына да түгел, хәтта таштан мунча бинасын да төзеп куярга кирәктер, бәлки. Яхшы гына сакланган Биләр-Болгар мунчалары билгеле бит. Ханлык чорындагылары да архитектурасы ягыннан элеккеләреннән әллә ни аерылып тормаганнардыр дип уйлыйм.

— Казанның төп халкы, башлыча һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр, Кремль тирәсендәге бистәләрдә яшәгән. Ул бистәләрнең ныгытмалары булган. Алар археологлар тарафыннан өйрәнелгәнме?

– Рус елъязмаларындагы мәгълүматларга караганда, бистәләрнең саклану ныгытмалары булган, әмма алар бик начар өйрәнелгән. Казып карадык, әлбәттә, төзелеш эшләре вакытында да даими күзәтүләр алып барабыз. Әмма нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел. Бу аңлашыла да: башкалабызның борынгы чорларга караган үзәк өлеше нык җимерелгән. Табылдыклар очрап тора, әмма торак йорт, хуҗалык, һөнәрчелек һәм хәрби ныгытма корылмалары сакланмаган. Шунысы куандыра: ханлык чорыннан калган бистә ныгытмалары, дөресрәге, агач диварлар, аларның капкалары һәм башнялары, бөтенләй җимерек хәлдә булса да, әле XVIII йөзгә кадәр күренеп торган. Ә ул башняларның исемнәре – Хан, Арча, Ногай, Көрәеш, Аталык капкалары – XVI гасырга караган язмаларда сакланган. Менә шул  язмаларны чагыштырып өйрәнгәннән соң, капкалы башняларның урыннарын бүгенге Казан картасында ярыйсы гына төгәл күрсәтә алабыз. Әйткәнемчә,  аларның эзләре сакланмаган, әмма шулай да фаразлана торган урыннарга истәлек билгеләре куярга була, минемчә.

05.04.2022 — Архитектор Рөстәм Забиров белән Сөембикә манарасы турында сөйләшүдән фоторепортаж (Салават Камалетдинов)

— 1552 ел вакыйгаларына бәйле тарих-археология истәлекләре турында сөйләгәндә, сез нишләптер Сөембикә манарасын телгә алмадыгыз.

– Без, археологлар, аны ханлык чоры истәлеге дип танымыйбыз. Соңгы елларда Сөембикә манарасы XVII–XVIII гасырлар чигендә барлыкка килгән дип расларлык материаллар табылды. Манараның төньяк-көнчыгыш почмагы элгәреге Хан мәчете өстенә туры килә.

Сөембикә исемен телгә алгач, форсаттан файдаланып, бүгенге әңгәмә темасына туры килә торган тагын бер тәкъдимемне әйтеп үтәсем килә. Башкалар тарафыннан күптән әйтелгән фикер инде ул, әмма нишләптер җитәкчеләр тарафыннан һаман да игътибарга алынмый. Сүз – Казан үзәгендәге Бауман урамы исемен үзебезнең милли каһарманнар Колшәриф яисә Сөембикә исемнәренә алыштыру зарурлыгы турында. Алай гына да түгел, әлеге тарихи шәхесләрнең исемен һәйкәлләрдә дә мәңгеләштерергә кирәк, минемчә. Киләчәктә әле скульпторларыбыз Казан ханнарының гомумиләштерелгән образын да тудырырлар, 1552 елда һәлак булган каһарманнарыбызны да онытмаслар, дип өметләнәм.

Бу  теләкләр, тәкъдимнәр, аларны тормышка ашыру туристлар санын арттыру өчен генә түгел, үзебезнең киләчәгебез өчен, яшь буынны милләтпәрвәрләр итеп тәрбияләү өчен кирәк.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү