Көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә ярыш узачак

4 ноябрьдә Чирмешән районында танылган көрәшче Ильяс Галимовның якты истәлегенә багышланган көрәш ярышы узачак. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итә.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында оештырыла. Көрәшчеләр  район үзәгенең Техническая урамындагы универсаль спорт залында бил алышачак. Ярышта катнашучыларны иртәнге сә

Бу спорт ярышы Чирмешән районы башлыгы кубогына мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында оештырыла. Көрәшчеләр  район үзәгенең Техническая урамындагы
спорт залында бил алышачак.

Ярышта катнашучыларны иртәнге сәгать 8дә терки башлыйлар, сәгать 10да  келәмдә тәүге алышлар, сәгать 11дә ярышларны тантаналы төстә ачу ниятләнә.

Искәртеп узыйк: Ильяс Галимов 2020 елда үлде. Аңа 43 яшь иде. Танылган көрәшче — дөнья чемпионы, 8 тапкыр Россия чемпионы. Ул көрәш дөньясындагы иң исемле шәхесләрнең берсе иде.


Фикер өстәү