Чаллыдагы янгын вакытында отельдә булган танылган стилист: «Төтеннән борыннарым каралып беткән иде»

Мәгьлүм булганча, 28 октябрьдә Чаллының КamaRooms кунакханәсендә янгын чыкты. Бинадан 72 кешене чыгара алганнар. Кунакларны Open City һәм «Расстал»кунакханәләрендә урнаштыралар. Янгын вакытында кунакханә эчендә танылган стилист, алып баручы Алексей Сухарев та булган. Ул хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Стилист Чаллыга эш сәфәре белән килгән, иртән исә, бина яна башлаганда, очрашуга җыена торган булган. Янгыннан чыкканда һәм эвакуация башлангада үзе белән телефон һәм документларны гына алырга өлгергән.

Алексейның номеры дүртенче катта булган. Аның сүзләренчә, коридорның берничә минут эчендә төтен каплап өлгергән.

— Янгын чыгу турында сигнализациясенең эшләве булды, 10 минуттан соң барысы да төтен белән тулды, — ди стилист. — Мин паспортымны, телефонымны алып тизрәк номердан чыктым. Бөтен кунакханә тулысынча ут белән капланганчы бүлмәдән чыгарга өлгердем. Янгын турында сигнал булгач, өйрәнүләрдер, дип уйладым, ишекне ачтым һәм ис булгач, ни-нәрсә икәнен аңлап алдым. Бу бик куркыныч.


Стилист сүзләренчә, сигнализациясе эшли башлагач, моңа, гадәттәгечә, әһәмият бирмисең, ниндидер өйрәнүләр дип уйлыйсың. Менә шул аеруча борчуга салган кунакны.

— Син моңа әһәмият бирмисең, чынлыкта да нидер булырга мөмкин дип уйламыйсың, — ди ул. — Бөтен җирдә кара төтен, ис һәм ут. Бу төтен аркасында минем борыннарыма кадәр кап-кара иде, мин янгын баскычын эзләп идәнгә ташландым. Ярый әле миңа кунахакнә хезмәткәре чыгу юлын күрсәтте, чөнки бернәрсә дә күренми иде. Хәтта телефондагы фонарь дә булышмады.

Чулпан Гарифуллина

Фикер өстәү