Чаллыда кунакханә яна: 72 кешене эвакуацияләгәннәр

Чаллыдагы Kamarooms кунакханәсеннән 72 кешене эвакуацияләгәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Кунакханә бинасын, 25 берәмлек техника кулланып, 81 янгын сүндерүче сүндерә. 10:45 тә янгынны чикләделәр, 11:05 дә — ачык янгынны туктаттылар.

Исегезгә төшерәбез, 28 октябрь иртәсендә Чаллы кунакханәсендә ут чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратулар 09:40 сәгатьтә килгән.


Фикер өстәү