Татарстанда якынча 6 мең студент транспорт гранты буенча акча алачак

Республикада «Транспорт гранты» республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә. Студентлар транспорт чыгымнарына тоту өчен 11 мең сум акча ота алачак.

– Студентлар арасында «Транспорт гранты» бик популяр. Ул республикада 2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел аңа дәүләт тарафыннан 60 миллион бүлеп бирелгән. Ел саен без 6 меңләп студентка транспорт чыгымнарын капларга булышабыз.  Бер тапкыр бирелә торган түләү Казан өчен – 11 мең сум, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга өчен – 10 мең сум, районнар өчен 8 мең сум тәшкил итә, – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина. – Бүген грантта катнашырга теләгән яшьләрдән 5000нән артык гариза алдык. Гадәттә, соңгы көндә күп гаризалар килә. Аларның саны, узган елда кебек,  9–10 меңгә җитәр дип уйлыйбыз.

Грант кемнәргә каралган соң? Министр урынбасары әйтүенчә, транспорт гранты конкурсында социаль яктан мохтаҗ (гаиләләрендә кеше башына айлык керем 20 000 сумнан артмаган очракта) яшьләр, үзләрен фәндә, иҗтимагый тормышта, спортта һәм иҗатта актив күрсәткән студентлар катнаша ала. Шулай ук студентның «өчле» билгеләре булмавы да мөһим. Грантка республиканың көндезге бүлектә укучы барлык югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары дәгъва кыла ала. Аның өчен 29 ноябрьгә кадәр барлык кирәкле документларны җыеп, сайтта гариза калдырырга кирәк.

Матбугат очрашуында республиканың иң зур премияләренең берсе – «Ел студенты» турында да сөйләделәр. Премиянең башкарма директоры Алим Отарчиев әйтүенчә, быел студентлар 19 юнәлештә көч сынашачак.

– Ел саен гаризалар саны арта бара. Быел ул рекордлы санда: 19 номинация буенча 435 гариза. Шуларның 368е – Казаннан, – ди Алим Отарчиев. – Иң күп гаризалар – «Ел интеллекты» номинациясендә. Аңа 67 гариза килде.

Башкарма директор сүзләренчә, «Ел студенты»ның гран-при лауреатына  дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелә.

– Студентларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргәне өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бездәге кебек масштабтагы проектлар белән илнең барлык төбәге дә мактана алмый, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү