Аучыларга бер ел эчендә 1,7 мең баш поши, болан һәм селәүсен ауларга рөхсәт итәчәкләр

“2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә ау ресурсларын аулау лимитларын раслау турында” указ проекты эшләнгән. Документтан күренгәнчә, җирле аучыларга бер ел эчендә күп дигәндә 1730 баш кыргый хайван аулау рөхсәт ителәчәк. Указ проекты коррупциягә каршы экспертиза сайтына урнаштырылган.

Исемлектә җәнлекләрнең биш төрен аулау күздә тотылган. Әйтик, республикада 15 мең 819 баш поши исәпләнелә. Шулардан 865 баш хайванны ( 5,47%) ауларга мөмкин булачак. Себер кыр кәҗәләре саны – 15 мең 118. Аулау лимиты – 668 (4,42%).

Исемлеккә шулай ук болан (269 баш, аулау лимиты –5 баш), селәүсен (100 баш, лимит – 3 баш) һәм бурсык (3 мең 206, лимит – 189 баш) кергән.

Моннан тыш документта республика территориясендәге ау биләмәләре һәм хуҗалыкларында кыргый хайваннарны (пошиларны) аулау буенча квота урын алган.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстанда ау ресурсларын аулау лимиты 1405 баш иде.


Фикер өстәү