Узган ел Татарстан юлларында 167 кыргый хайванны таптатканнар

2021 елда республика юлларында кыргый хайваннарны таптату белән бәйле 150 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Машина астына барыннан да бигрәк поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе эләгә, дип хәбәр итә Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат үзәге.

Узган ел юлларда 45 кабан дуңгызы, 95 поши, 25 кыр кәҗәсе, 2 марал машина астына эләккән. Аварияләрнең күбесе Питрәч, Алабуга, Азнакай, Әлмәт районнарында килеп чыккан.

Дәүләт комитеты белгечләре рульдә йөрүчеләргә юл билгеләренә игътибар итәргә, кыргый хайваннар яшәгән урыннарда тизлекне арттырмаска киңәш итә. Мондый аварияләр күбрәк тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыга. Юлда кыргый хайван таптаткан яки шундый очракка тап булганда, кичекмәстән 112 номеры аша шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк.


Фикер өстәү