Ришат Төхвәтуллин кечкенә җырчылар турында: “Киләчәкне барлауны алардан башларга кирәк”

Казанның “УНИКС” концертлар залында “Балалар премиясе” узды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан һәм Башкортстанның атказан артисты Ришат Төхвәтуллин дә бар иде. “ВТ” хәбәрчесе аның белән яшь “йолдызлар” турында сөйләште.

– Киләчәкне барлауны балалардан башларга кирәк. Аларны чыныктыру, репертуарларын барлау, гомумән, нинди мохиттә үсүләрен кайгырту – безнең бурыч. Бәлки, алар эстрада юлын сайламас та. Ләкин алар биредә тормышка да өйрәнә бит. Мондый проектларда алар таныша, дуслаша, аралаша. Бала үз алдына максат куярга өйрәнә, – диде ул безгә.

Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллин лейблында яшь егет – Камал (Камил Вәлиев) да бар.

– Тамашачы белә инде, без яшь талантлы егет – Камал белән шактый уңышлы гына эшләп киләбез. Вокал ягын да, репертуар ягын да кайгыртабыз. Әле менә Казанда биш көн буе концерт куйдык, Камал һәркайсында чыгыш ясады. Кая гына барсак, аны инде көтеп алалар, кечкенә “поклонницалары” да бар. Миңа калса, үз яшенә күрә ул шактый уңышларга иреште. Камал үсә, инде тавышында үзгәрешләр барлыкка килә башлады. Шушы чорны матур гына, тавышына зыян китермичә кичереп, тагын да зуррак үрләр яуларга язсын, – ди Ришат.


Фикер өстәү